Роспотребнадзор мәктәпләрдә туклану мәсьәләләре буенча "Кайнар линия" ача

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Бүген Роспотребнадзор РФнең барлык субъектларында гомуми белем бирү оешмаларында туклануны оештыру мәсьәләләренә багышланган "Кайнар линия" эшли башлый. Консультацияне 6 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр алырга мөмкин булачак.

Белгечләр укучыларны тукландыруны оештыруга, туклануны оештыру процессында мәгариф учреждениесе администрациясенең роленә, балаларны тукландыруга ата-аналар контроленең мөмкин булган аспектлары турында консультацияләр бирергә әзер, шулай ук сәламәт туклану принциплары аңлатылачак.

"Кайнар линия" кысаларында консультацияләр үткәрелә торган телефон номерларын һәм консультация үзәкләренең адресларын Россия Федерациясе субъектлары буенча Роспотребнадзор территориаль идарәләренең рәсми сайтларында табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International