"Пушкин картасы» Татарстан территориясендә 725 вакыйганы карау мөмкинлеге бирәчәк

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Бүгенге көндә Татарстан территориясендә 725 мәдәни вакыйгадан торган исемлек формалаштырылган, аларны «Пушкин картасы» ярдәмендә бушлай күрергә мөмкин булачак. Бу хакта «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

«Бүгенге көндә 725 мәдәни вакыйгадан торган исемлек формалаштырылган. Аларның 530 уникаль атамасы (мәсәлән, ел ахырына кадәр бер спектакль берничә тапкыр күрсәтелергә мөмкин). Алар арасында 207се — театрлар, 223 — музей һәм картиналар галереяләре, 52 — концерт мәйданчыклары, 20 — клуб, 28е — башка учреждениеләр чаралары», - дип сөйләде Әюпова.

Ул билгеләп үткәнчә, чараларның 25е хосусый мәдәният учреждениеләре тарафыннан игълан ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International