Сентябрьнең икенче атнасы Казан мәктәпләрендә «Игелекле эшләр атнасы» булачак. Укучыларны күңелле чаралар, акцияләр һәм кызыклы кешеләр белән танышулар көтә. Бу хакта шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
Аерым алганда, бүген, 7 сентябрь, хайваннарга ярдәм итүгә багышланачак.
Икенче көнне, 8 сентябрьдә, Казан мәктәпләрендә дуслык дәресләре узачак. Мәктәпләрдә мөмкинлекләре чикле балалар, шулай ук төрле этник төркемнәр һәм милләт вәкилләре катнашында чаралар һәм әңгәмәләр үткәреләчәк. Әлеге чараларның эчтәлеге бер-берсенә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән.
Пәнҗешәмбе, 9 сентябрь, Игелекле эш көне булачак. Балалар өчен төрле сәбәпләр аркасында авыр хәлдә калган өлкән яшьтәге кешеләргә, аз тәэмин ителгән кешеләргә, инвалидларга һәм башка затларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар үткәреләчәк.
Җомга көнне, 10 сентябрьдә, Казан мәктәпләрендә дәресләр балаларга экологик тәрбия бирүгә багышланачак.
«Игелекле эшләр атнасы» ның финалы «Игелек ярминкәсе» булачак. Шимбә көнне, 11 сентябрьдә, мәктәпләрдә хәйрия ярминкәләре һәм фестивальләр узачак. "Игелек ярминкәләре" шулай ук Казан паркларында һәм скверларында узачак.