Россия Федерациясе Президенты грантларына һәм стипендияләренә гаризалар кабул итү башланды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән Министрлыгы 2022-2023 елларга яшь галимнәргә һәм алдынгы фәнни мәктәпләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча конкурслар, шулай ук 2022-2024 елларга яшь галимнәргә һәм аспирантларга стипендияләр алу өчен конкурс сайлап алуы оештыра. Гаризаны 2021 елның 7 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин.

Яшь галимнәргә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен РФ Президенты грантларын алу бәйгесендә грант тәмамлануга 35 яшькә җитмәгән фәннәр кандидатлары һәм фән докторлары, шулай ук әйдәп баручы фәнни мәктәпләр катнаша ала.

Гаризалар кабул итү грантлар буенча совет сайтында электрон рәвештә башкарыла. Сайтта теркәлү grants.extech.ru һәм интерактив формаларны тутыру мәҗбүри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International