Казанның "Йорт" экоүзәгендә мәктәп укучылары өчен өстәмә биология дәресләре оештырыла

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Бушлай дәресләр якшәмбе көннәрендә узачак.

Казан укучылары мәктәптә алган биология фәне буенча белемнәрен практикада ныгыта ала. «Йорт» экоүзәгендә Горки-Әмәт урманы территориясендә 7-11 сыйныф укучылары өчен бу фән буенча өстәмә дәресләр оештырыла.

Дәресләр якшәмбе көнне сәгать 12:00 да бушлай узачак. Аларны 10 еллык стажы булган педагог Альбина Хәлиулова алып барачак. Шул рәвешле, өлкән сыйныф укучылары булган теоретик белемнәрен тулыландыра, практик мәсьәләләрне хәл итү күнекмәләрен үтәү белән ныгыта, биология буенча чыгарылыш имтиханнарына әзерләнә алалар. Язылу өчен контактлар Instagram-экоүзәкнең аккаунтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International