Әлмәттә киләсе уку елына «Адымнар» полилингваль комплексы ачылачак. Туры эфир вакытында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, мәктәп төзелеше төрле факторларга бәйле булачак, һәм муниципалитет җитәкчелеге бер ел эчендә мәктәп төзергә тырышачак, дип билгеләп үтте.
Белем бирү учреждениесе 1 224 урынга исәпләнгән. Комплекс концепциясе рус, татар һәм инглиз телләрендә укытуны күздә тота. Учреждение «Алсу» микрорайонында урнашачак.