Президент китапханәсендә 20 сентябрьдә «Россия электрон дөньяда» дип аталган уникенче интерактив Олимпиадага старт биреләчәк, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат хезмәте.
Өлкән сыйныф укучылары, шулай ук Россия һәм чит илләрнең Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары проект сайтында теркәлергә һәм рус теле, тарих һәм җәмгыять белеме буенча үз белемнәрен тикшерергә мөмкин. Беренче этап биремнәрен теркәү һәм үтәү 2021 елның 20 сентябреннән 30 ноябренә кадәр ачык булачак.