Казан зооботаника бакчасы «Барсята» Яшь натуралист түгәрәгенә җыелма ачты. Биредә 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларны көтәләр.
Дәресләрне тәҗрибәле педагог-биолог үткәрәчәк. Уку барышында яшьләр хайваннар дөньясының күптөрлелеге турында беләчәкләр, зооботаника бакчасы коллекциясен өйрәнәчәкләр, Казанның табигый тарихы музеенда һәм республиканың тыюлык зоналарында булачаклар, шулай ук бәйрәм һәм экологик чараларда катнашачаклар.
Түгәрәк эше турында тулырак мәгълүматны, шулай ук дәресләргә бару өчен гаризаны электрон почта аша калдырырга мөмкин zoo_emo@mail.ru к