Минзәлә интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр шәһәрнең Эчке эшләр бүлегендә булдылар

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

"Мин һәм минем сайлау" программасы буенча профилактик чаралар үткәрү кысаларында Минзәләнең ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә бүлегенә экскурсия оештырылды.

Балалар өчен чара танып-белү характерында гына түгел, профилактик характерда да булды.

Балалар полиция хезмәткәрләренең эш үзенчәлекләре турында белделәр. Балаларга шәхси саклану чараларының ничек эшләвен күрсәттеләр, шулай ук хезмәт этләре белән таныштырдылар. Полиция хезмәткәрләре табель коралыннан ничек файдаланырга кирәклеген күрсәттеләр.

Шулай ук балалар балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән аралашты, ул аларга яшүсмерләрнең хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде, хокук бозулар һәм җинаятьләр кылган өчен җаваплылык, җинаять корбаны булмау турында искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International