Россиядә ике ел эчендә ким дигәндә өч мең мәктәп ремонтланырга тиеш

2021 елның 10 сентябре, җомга

Россиядә ике ел эчендә кимендә өч мең мәктәпне ремонтларга кирәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин. 

Бу хакта ул төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.

"Өч мең мәктәп - безнең алда торган бурычларның минималь күләме, ике ел эчендә без аларны ремонтларга тиеш", - диде Марат Хөснуллин.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча мәктәпләргә капиталь ремонт ясау темпларын арттыру буенча яңартылган программа эшләде. Башта 2022 елда 700ләп бинаны ремонтлау планлаштырылган иде, ләкин дәүләт башлыгы инициативасы белән аларның саны артачак, иң беренче чиратта, авария хәлендәге биналарга ремонт ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International