"Юнармия" хәрәкәте үз нәселенең тарихын өйрәнү буенча интерактив онлайн-курс башлап җибәрде

2021 елның 10 сентябре, җомга

«Юнармия» хәрәкәте «Гаилә тарихы» коммерцияле булмаган фонды белән берлектә үз нәселенең тарихын өйрәнү буенча интерактив онлайн-курс башлап җибәрде, дип хәбәр итә хәрәкәтнең матбугат хезмәте.

Проект генеалогия һәм гаилә тарихы өлкәсендә президент грантлары фонды һәм эксперт бергәлеге ярдәме белән тормышка ашырыла. 

Курс 12 яшьтән алып балалар өчен исәпләнгән һәм видеолекцияләрдән, практик биремнәрдән һәм кейслардан тора. Проект «Фэмири» IT-сервис платформасы базасында тормышка ашырылды һәм ике өлештән тора — интерактив онлайн-курс, шулай ук иҗади конкурс.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International