8 сентябрьгә Түбән Камада җылылык белән тәэмин итү системасы 98% ка әзер. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Максим Санков хәбәр итте.
Дүшәмбедән, 13 сентябрьдә, мәктәпкәчә учреждениеләргә җылылык бирү башлана.
"Без идарә башлыклары белән киңәшмә уздырдык. Кайбер балалар бакчаларында инде салкын. Төнлә температура 5 градустан түбәнрәк була. Без дүшәмбедән мәктәпкәчә учреждениеләрдән башлап җибәрәчәкбез дигән карар кабул иттек", - ди Максим Санков.
Алга таба социаль һәм мәгариф учреждениеләренә, ә аннан соң күп фатирлы йортларга җылылык бирү зарур. Биредә белгечләр уртача тәүлеклек температура буенча ориентлашачаклар. Эшләтеп җибәрү өчен ул +8 градус яки аннан ким булырга тиеш. Йортларга җылылык бирү якынча сентябрь азагы-октябрь башында планлаштырыла.