«Мәктәп футбол лигасы» җиңүчеләре командасы мәктәп өчен зур бүләк – спорт залында ремонт ясады. Быел «Яшүсмер» яшьләр клублары үзәге оештырган турнирда 32 мәктәп футбол командасы катнашты. Нәтиҗәдә 77нче гимназия укучылары – «Волки 77» командасы җиңде.
Җиңүчегә төп бүләк-спорт залын ремонтлауга сертификат тапшырылды. Ремонт кысаларында түшәм һәм диварлар буялган, керү ишекләре алыштырылган, янгын чыгу юлы реконструкцияләнгән. Ремонтка тотылган гомуми сумма 1,5 млн. сум тәшкил итте.
Барлык чыгымнарны «Мәктәп футбол лигасы» иганәчеләре үз өстенә алды.