Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт фәнни һәм фәнни-техник сәясәт департаменты тарафыннан Яшь галимнәр өчен Фән һәм инновацияләр өлкәсендә президент премиясен бирүгә кандидатлар сайлап алу башлана.
Премиягә фәнни хезмәткәрләр, югары белем бирү мәгариф оешмаларының фәнни-педагогик хезмәткәрләре, аспирантлар һәм докторантлар, шулай ук икътисад, социаль өлкә, оборона сәнәгатенең төрле тармаклары белгечләре тәкъдим ителә ала. Ул өч кешедән дә артмаган яшь галимнәр төркеменә дә бирелә ала.