Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Талант һәм уңыш» фонды җитәкчесе, РФ Президенты каршындагы фән һәм мәгариф Советы Президиумы әгъзасы, Гомумроссия халык фронтының Үзәк штабы рәистәше Елена Шмелева белән очрашты.
ТР Хөкүмәте Йортында узган әңгәмә барышында яклар сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү системасын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар",-дип билгеләп үтте республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.