Казанда "Сириус" башлыгы Елена Шмелевага суперлицей күрсәттеләр

2021 елның 10 сентябре, җомга

Татарстан башкаласына килгән "Сириус" белем бирү үзәге җитәкчесе Елена Шмелевага узган ел "Мәгариф" милли проекты кысаларында ачылган 187 нче номерлы "РИТМ" заманча лицейны күрсәттеләр.

Мәгариф инфраструктурасын яңарту милли проектның төп бурычларыннан берсе булып тора. Яңа объектлар төзүдән тыш, мәктәпләр заманча җиһазлар белән тәэмин ителәләр: компьютерлар, интерактив такталар, югары тизлекле интернет, квадрокоптерлар, виртуаль чынбарлык күзлеге, лабораторияләр һәм башкалар. Болар барысы да эре шәһәрләрдә генә түгел, хәтта авыл җирендә дә барлыкка килә. Бу уку елына 130 яңа мәктәп үз ишекләрен ачты, 2025 елга тагын 1300 мәктәп төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International