9 сентябрьдә «Полянка» шәһәр яны лагерендә ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен балалар йортларында һәм мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләр арасында IV республика җәйге Спартакиадасы ачылды.
Чара Идел буе федераль округының «Балачакны кайтарырга» - Идел буе спорт Олимпы фестивале кысаларында узды һәм Татарстанда туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын үткәрүгә багышланды.
Спартакиадада Минзәлә, Казан, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Алабуга, Түбән Кама һәм Нурлат балалары катнашты.