Милли проектлар буенча балалар бакчалары төзелешенә быел Татарстан федераль бюджеттан 2 млрд. сум бүлеп бирелгән. Бу хакта журналистларга Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Казанда 101 нче номерлы «ЯСам» полилингваль балалар бакчасында булганда хәбәр итте.
"Демография" һәм "Торак һәм шәһәр мохите" ике илкүләм проектлары буенча Татарстанда быел 16 балалар бакчасы төзелә. Моның өчен федераль бюджеттан 2 млрд. сум бүлеп бирелгән. Ә республикабызда "ЯСам" кебек балалар бакчалары барлыкка килүгә 1,8 млрд.сум юнәлдергән. МОңа хәтлек, РФ субъектларының мондый ярдәм алганы булмады. Ә киләсе елдан акча мәктәпләрне ремонтлауга да бүлеп биреләчәк", - диде спикер.