Татарстанда уку елы башыннан бирле ОРВИ симптомнары яки температурасы югары булган 1,5 меңнән артык укучысыны мәктәпләргә кертмәгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
"Узган тәүлек эчендә фильтрда температурасы югары булган яки кискен респиратор вирус инфекцияләренең нинди дә булса симптомнары булган 498 бала читләштерелгән",-дип билгеләп үтте белгеч.
Уку елы башыннан алып барлыгы 1597 бала дәрескә кертелмәгән, аларны өйләренә яки поликлиникага озатканнар.