Шул ук вакытта мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев "Мәгарифнең киләчәге катнаш алымнар куллануда" дип саный.
"Миңа калса, киләчәк [мәктәп белемендә], һичшиксез, катнаш алмынар куллануда, тик мәктәптә көндезге форматны берни дә алыштыра алмый. Югары белемгә килгәндә, нинди дә булса аспектлар турында сөйләргә була. Бу күп кенә уңышлы экспериментлар нәтиҗәсе, әмма мәктәп - башка нәрсә", - дип белдерде Бугаев.
Аның сүзләренә караганда, мәктәп, белем бирү функциясеннән тыш, тәрбия бирә, моның өчен педагог һәм укучының шәхси контактлары кирәк.