Яңа уку елында Россия Мәгариф министрлыгы илнең барлык төбәкләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру мониторингы дәвам итәчәк. Бу хакта төбәкләр белән узган киңәшмәдә Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев хәбәр итте.
Александр Бугаев менюны барлык мәктәп сайтларында бастырып чыгарырга кирәклеген искәртте, бу объектив һәм актуаль мәгълүмат булырга тиеш, дип ассызыклады.
Ул искәрткәнчә, Роспотребнадзор белән берлектә рекомендацияләр булдыру өстендә эш алып барыла.