Казанның 2 нче лицей-интернатыннан математика укытучысы Varkey Foundation Global Teacher Prize 2021 Халыкара конкурсы финалына чыкты.
Конкурс ЮНЕСКО ярдәме белән оештырыла. Ярышларда җиңүче 1 млн. долларлык төп приз алачак.
Алмаз 211 илдән 8 меңнән артык претендент арасыннан сайланды. Финалга 50 кандидат чыкты.
Конкурсны оештыручылар педагогның уку-укыту һәм практик мисалларны оста берләштерә, үз фәнен башкалар белән бәйли һәм укучыларның математиканы тормышта ничек куллана алуларын күрсәтә, дип сөйләделәр. Мондый дәресләр үткәрү форматы укучыларда фән белән кызыксынуны үстерә.
Мондый методиканың уңышлы булуын казанлылар да раслый: соңгы елда гына да 50 укучы олимпиада җиңүчеләре булды, ә кайберләре мәктәпне тәмамлаганчы бер ай кала вуз студентлары булды.