Саранскта студентлар арасында Идел буе федераль округының VI интеллектуаль олимпиадасында Татарстаннан 15 кеше катнаша, алар — Иннополис Университеты, Казан федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты һәм А. Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты студентлары.
Олимпиаданы ачу тантанасы бүген Н.П.Огарев исемендәге Мордва дәүләт университетында узды.
Интеллектуаль олимпиада инде алтынчы тапкыр уза һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында тормышка ашырыла.