Татарстанның Питрәч районының өч белем бирү оешмасы 500 мең сумлык грант отты. Болар: Чита мәктәбе, Питрәч авылының 2 нче мәктәбе һәм «Бәләкәч» балалар бакчасы.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы туган телләр һәм Халык бердәмлеге елында «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәгариф оешмаларына ярдәм итү» грантын алу өчен конкурс игълан итте.