Казанның дүрт укучысы Халыкара математика олимпиадасына әзерлек җыеннарына эләкте

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

63 нче Халыкара математика олимпиадасына әзерлек өчен җыеннарда катнашучылар составы билгеле булды. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы ведомствоның Документлар Банкының рәсми порталында урнаштырылган.

Олимпиадага әзерлек өчен җыеннарда 29 укучы катнашачак. Нигездә, бу-Мәскәү һәм Санкт-Петербург мәктәпләре укучылары. Әлеге исемлеккә Казан мәктәпләренең дүрт укучысы да кергән.

Шуларның өчесе-131 нче лицей укучылары. Алар-Ралинә Йосыпова, Галия Шәрәфетдинова, Данис Шәмсетдинов. Регина Сабирҗанова КФУның "IT-лицей" укучысы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, регионнардан – ул балаларның иң күп санлы командасы. Җыенга Чиләбе һәм Киров өлкәләреннән, Удмуртиядән һәм Мәскәү өлкәсенең Долгопрудныйдан бары бер вәкил генә чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International