Мордовиядә студентлар арасында Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасы җиңүчеләрен котладылар

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы җыелма командасы Олимпиадада призлы икенче урынны алды.

2021 елның 11 сентябрендә Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә студентлар арасында "IQ Идел буе федераль округы"  VI интеллектуаль олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын тантаналы бүләкләү булды.

Ике көн дәвамында Идел буеның 14 төбәгеннән килгән студентлар алты юнәлеш буенча иң яхшы интеллектуаль исемнәр өчен көч сынашты. Шулай ук балалар өчен Саранскның истәлекле урыннары буенча күзәтү экскурсиясе оештырылды. Студентлар сүзләренә караганда, Мордовия башкаласы һәм «Мордовия Арена» стадионы аларда гомер буе сакланырлык уңай тәэсир калдырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International