12 сентябрьдә «Татарча диктант-2021» Бөтендөнья акциясе узды. Чара бөтен дөньяда онлайн режимында узды. Аңа Үзбәкстан Республикасының Ташкент, Яңгул, Джизак, Сәмәрканд, Бохара, Навои, Ургенч, Ферган һәм башка шәһәрләрдән татар иҗтимагый мәдәни үзәкләре активистлары кушылды.
Быел Үзбәкстанда диктант язуда 100дән артык кеше катнашты. Акциянең иң яшь катнашучысына-5, ә иң өлкәненә 77 яшь иде.
Акциядә катнашкан һәркемгә катнашучы сертификатлары тапшырылды.
Бөтендөнья акциясе Үзбәкстанда «ТНВ» телеканалының корпункты белән яктыртылды.