3 ел эчендә мәктәп ашханәләрен реконструкцияләү нәтиҗәсендә аларда утырту урыннары 6,5 меңгә арткан.
Мәктәп туклануын оештыруны яхшырту өчен быел җәй Казанның 43 мәктәбендә ашханәләргә реконструкция ясалган. Бу максатларга республика бюджетыннан 297,4 млн сум бүлеп бирелгән. 2019 елда 36 мәктәп ашханәсен реконструкцияләүне һәм яңа мәктәпләр төзүне исәпкә алып, хәзер мәктәп рестораны форматы 169 муниципаль мәктәпнең 113 ендә гамәлгә кертелгән, ә аларда утырту урыннары саны 6,5 меңгә арткан.
Шәхси дизайн буенча күппрофильле «Унбер» лицеенда («Арт Сити» ТК) 530 урынга һәм «Салават Күпере» торак комплексында «Бионика» лицеенда 450 кешегә ашханә җиһазландырылган.