Әгәр 2022 елның җәендә коронавирусның яңа кабынуы булмаса, Бердәм дәүләт имтиханы гадәти форматта узачак. Бу хакта Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев белдерде.
БДИ-2022 үткәрү форматы һәм сроклары турында карар инде көз көне үк кабул ителергә мөмкин.
- Көз көне ниләр булачагын, илдә нинди вәзгыять булачагын карарга кирәк. Узган ел без шулай ук эпидемия хәленнән чыгып карар кабул иттек, - дип белдерде Музаев. - Ковидның яңа дулкыннары булмаса һәм вәзгыять тотрыкланса, без, бәлки, элек пандемиягә кадәр булган форматта БДИ үткәрербез.