Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда WorldSkills хәрәкәте алга таба да дәвам итәчәк

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Татарстанда WorldSkills хәрәкәте алга таба да дәвам итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) IX Милли чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында хәбәр итте.

"Татарстанда WorldSkills хәрәкәте һәрвакыт хупланды. Ул алга таба да хупланыр дип ышандырырга телим. Чөнки бу без белем бирү практикасына кертергә тиешле яңа стандартлар», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, чемпионатта җиңү-зур тырышлык һәм күп санлы күнегүләр нәтиҗәсе. "Мин җиңүчеләрне шундый яхшы нәтиҗә белән чын күңелдән котлыйм. Без сезгә һәм сезнең уңышыгызга һәрвакыт ышанабыз. Экспертларга һәм тренерларга катнашучыларга, уку йортлары җитәкчеләренә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәм", - диде ул.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстанда WorldSkills стандартлары буенча белгечләр әзерләү өчен менә дигән матди-техник база, мәйданчыклар булдырылган. Ул искәрткәнчә, 6 меңнән артык кеше WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтиханнар тапшырган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International