Илсур Һадиуллин булачак педагоглар белән очрашты

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

14 сентябрьдә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары һәм педагогик коллективы белән очрашуы булды. 

Министр булачак укытучыларга заманча мәктәптә эшләү үзенчәлекләре, киләчәктә нинди авырлыклар белән очрашырга мөмкин булуы турында сөйләде. 

Илсур Һадиуллин Татарстан мәгариф системасының барлык дәрәҗәләрдәге, шул исәптән мәктәпкәчә, гомуми, урта һөнәри, өстәмә, югары дәрәҗәләрдәге эше турында сөйләде. Министр шулай ук вакцинация, халык санын алу һәм Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау темаларына да кагылды. 

Студентларны эшкә урнашу мәсьәләләре, хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрү өчен республикадагы мөмкинлекләр, Татарстан югары уку йортларына педагогик белгечлекләргә керү өчен мәктәп тәмамлаучылар ничек җәлеп ителә, шулай ук испан һәм кытай телләренә укыту перспективалары кызыксындырды.

Гомумән, очрашу эшлекле, җылы һәм дустанә атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International