Татарстан мәктәпләрендә финанс грамоталылыгы дәресләре башланды

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 15 сентябрьдә Татарстанда «Финанс грамоталылыгының онлайн-дәресләре» көзге сессиясе башланды. Проектта 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук илнең һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала. Дәресләр финанс өлкәсендә Россиянең әйдәүче экспертлары катнашында узачак.

Һәр тема буенча дәресләр оптималь графикны сайлап алу мөмкинлегенә ия булсын өчен, төрле вакытка планлаштырылган. Онлайн-дәрескә сыйныф яки мәктәп һәм колледжлардан килгән укучылар төркеме составында гына түгел, ә индивидуаль рәвештә өйдән дә керергә мөмкин. Расписание һәм инструкция тоташтыру өчен сайтта урнаштырылган.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, муниципаль мәгариф идарәсе органнары белән берлектә катнашучы мәктәпләр санын арттыру буенча максатчан эш башкарылган. Узган елда финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрнең язгы һәм көзге сессияләрендә Татарстанның барлык мәктәпләре дә катнашты. Республика "Финанс грамоталылыгының онлайн-дәресләре" проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында беренче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International