Бүген Казанда, «УНИКС» КСКда, I Республика старостаты узачак. Чарага Татарстан вузларыннан 1,5 меңгә якын студент җыелачак, анда алар студентларның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачак.
Шул ук вакытта чара катнаш форматта узачак: 1 меңгә якын старосталар аңа онлайн режимда тоташачак.
Шулай ук «Студентлар лигасы» социаль челтәрләрендә чарага кушылырга теләүчеләр өчен трансляция оештырылачак. Конкурста Татарстан Республикасының дүрт шәһәреннән — Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Алабуга шәһәрләреннән барлыгы 20 югары уку йорты катнаша.