Казанның 175 нче гимназиясенең 600дән артык укучысы җәй көне Кара диңгез ярында ял итте

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Кара диңгез яр буенда җәй көне Казанның 175-нче номерлы гимназиясенең 601 укучысы бушлай ял итте. Укучылар өчен Анапада, «Глобус» шифаханәсендә ял оештырылды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков хәбәр итте.

"175 нче гимназиядән балаларны сәламәтләндерүне оештыру буенча эш алып барылды. Катлаулы бурычлар куелды, әмма без аларны уңышлы гына башкарып чыктык. Тулаем алганда, өч заездда 601 бала, уртача 200 кеше, махсус составларда Кара диңгез ярларына озатылды", - дип сөйләде докладчы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International