Фәнни һәм белем бирү оешмалары җитәкчеләре дәүләт торак сертификатларын алырга дәгъва кылучы яшь галимнәрнең исемлекләрен һәм документларын 2021 елның 1 ноябреннән дә соңга калмыйча җибәрә алалар.
"Игътибар итәбез, яшь галимнәрнең гаризалары һәм документлары, министрлыкның 2018 елның 3 декабрендәге 69н номерлы боерыгы таләпләренә туры китереп, тиешенчә рәсмиләштерелгән кәгазьдә бирелә", — диелә мәгълүмат хатында.
Торак субсидияләре бирү шартлары, шулай ук җыярга кирәк булган документлар исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.