Казан һәм Яр Чаллы педагогларына Мәхмүтов исемендәге ТР Дәүләт премиясен тапшырдылар

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Казан һәм Яр Чаллы педагогларына Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт премиясен тапшырдылар. Тиешле указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Шулай итеп, премия лауреаты исеменә Яр Чаллының Дмитрий Бәдретдинов исемендәге 46 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең логопед укытучысы Елена Азина лаек булды. Шулай ук премияне педагогика фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетының юридик факультетының хокук теориясе һәм укыту методикасы кафедрасы мөдире Елена Ибраһимовага тапшырдылар.

Билгеләп үтик, Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе ТР мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә дидактикада, педагогик кадрлар әзерләүдә һәм белем бирү процессына нәтиҗәле технологияләр кертүдә зур фәнни-методик һәм гамәли казанышлары өчен бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International