Яр Чаллыда мәгариф учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирүче эш турында фикер алыштылар

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия Яр Чаллы педагогия университетында чираттагы утырыш үткәрде. Фикер алышуның темасы мәгариф учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү эше булды. Университет ректоры, шәһәр Советы депутаты Әлфинур Галиәкбәрова хезмәттәшләре өчен таныштыру экскурсиясе үткәрде, университет базасында мәктәп укучыларының иртә һөнәри юнәлеш бирү мөмкинлекләре турында сөйләде. 

Утырыш барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Яр Чаллыда һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләренә җитди игътибар бирелүен хәбәр итте. Узган уку елында бу эшкә 74 белем бирү оешмасыннан 47 меңнән артык кеше – 1-11 сыйныф укучылары җәлеп ителгән. Алар шәһәр оешмалары һәм предприятиеләрендә: «КАМАЗ» ГАҖ бүлекчәләре, төзелеш, машина төзелеше, җәмәгать туклануы һәм аның җитештерү предприятиеләре, Эчке эшләр идарәсе, ТЭЦ, югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә, ресурс үзәкләрендә булдылар. Төрле һөнәр вәкилләре белән 933 очрашу оештырылды һәм үткәрелде, заманча таләпләрне һәм ихтыяҗларны исәпкә алып, медицина, инженер-техник һәм хәрби белгечлекләргә аерым игътибар бирелде. 

Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча фикер алышу барышында мәктәпләрдә психологик-педагогик сыйныфлар булдыру, укучыларны һөнәри проблемаларга актив җәлеп итү кирәклегенә игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International