"Үз сүзләрең белән" Бөтенроссия иншалар чемпионатына гаризалар кабул итү башланды. Катнашу өчен 18 октябрьгә кадәр теркәлергә һәм шәхси кабинетта тугыз юнәлешнең берсе-гуманитар, табигый-фәнни, икътисади-хокукый, инженер-технологик, математика, педагогика, медицина, сәнгать, спорт темаларын сайларга кирәк.
Сайлап алу этабы 22-25 октябрьдә узачак. Ул Мультимедиа тестыннан гыйбарәт: текстны аңлый белү, алынган мәгълүматны тәнкыйди бәяләү һәм стандарт булмаган фикерләү осталыгы тикшерелә. Теләгән һәркем үз көчләрен сынап карый ала.
Сайлап алуны уңышлы узган 9-11 сыйныф укучылары региональ этапка чакырылачак. Ярышлар 21 ноябрьдә узачак.