Ачык Россия интернет-олимпиадаларын үткәрү графигы басылды. Ярышлар онлайн рәвештә сентябрьдән май аена кадәр уза. Конкурста катнашырга 1-9 сыйныф укучылары чакырыла.
Олимпиадалар математика, физика, химия, әйләнә-тирә дөнья, шулай ук рус, инглиз, немец һәм кытай телләре буенча үткәрелә. Катнашу өчен ярышның сайтында теркәлергә кирәк.