Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Россиянең 340 Урта һөнәри белем бирү учреждениесе һәм югары уку йорты үз программаларын цифрлы икътисад таләпләренә яраклаштырды, дип белдерде.
"Программаларны актуальләштерү «Иннополис» Университетының терәк белем бирү үзәге базасында ИТ-тармактагы әйдәп баручы компанияләр катнашында узды. Студентларны укыту 2021 елның 1 сентябрендә башланды. Яңарту үз эченә 1600дән артык дисциплинаны һәм әзерлек юнәлешләрен ала: зур мәгълүматлар, ясалма интеллект, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык технологияләре, чыбыксыз элемтә технологиясе. Министрлар «Цифрлы икътисад» милли программасының «Цифрлы һөнәрләр» федераль проекты кысаларында уку йортлары белән әлеге эшне координацияләүне дәвам итәчәк», – дип хәбәр итте Дмитрий Чернышенко.