Татарстанда мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2021» V төбәк чемпионаты старт ала. Чара 15-29 сентябрь көннәрендә узачак, дип хәбәр итә аны оештыручылар.
Ярышларда 14 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге татарстанлылар катнашачак. Алар өч категориядә чыгыш ясаячак: "Мәктәп укучылары", "Студентлар" һәм "Белгечләр". Быел «Абилимпикс» төбәк чемпионаты барлыгы 900 кешене берләштерәчәк.
Җиңүчеләр 4-17 октябрьдә сайлап алу ярышларында катнаша алачак һәм Мәскәүдә 16-18 ноябрьдә узачак инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча VII ил чемпионатында Татарстан җыелма командасы составында катнашу хокукына ия булачак.