Россиянең "Белем" җәмгыяте Казанда «Акыллы кино» фестивале үткәрә

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

20-26 сентябрь көннәрендә Татарстан Милли китапханәсендә «Акыллы кино» дип исемләнгән фәнни-популяр фильмнар фестивале узачак.

Чараны «Белем» Россия җәмгыяте оештыра. Фестиваль фәнни белемнәрне популярлаштыруга, шулай ук заманча фән, мәдәният һәм технологияләр үсешенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән. 

Катнашу бушлай, алдан теркәлү узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International