Россиядә беренче тапкыр «Бөтен гаилә белән бергә» Бөтенроссия акциясе узачак

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Илдә беренче тапкыр 17-18 сентябрьдә "Бөтен гаилә белән бергә" Бөтенроссия акциясе узачак. Укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен музейларга бару, театр спектакльләрен карау, походлар, спорт ярышлары һәм уеннар, саф һавада дәресләр, иҗтимагый файдалы эшләр оештырыла. Үткәрү форматын һәр мәктәп мөстәкыйль сайлый.

Күп кенә төбәкләрдә акциягә төрле предприятиеләр дә кушылды, шуңа күрә мәктәп укучылары аларның мәйданчыкларында кызыклы, кирәкле һәм перспективалы һөнәрләр белән таныша алачаклар.

Әйтергә кирәк, акция мәктәпләрдә тәрбия процессын камилләштерүгә юнәлдерелгән белем бирү чаралары календарена керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International