Быел мәктәп этабын илнең фәнни-технологик үсеше өчен өстенлекле алты фәнни дисциплина (математика, информатика, химия, биология, астрономия һәм физика) буенча онлайн-форматта «Сириус» белем бирү үзәге үткәрәчәк. Анда Россия Федерациясенең 65 субъектыннан 4-11 сыйныф укучылары катнаша ала.
65 төбәктә 6 фән буенча олимпиаданың мәктәп этабы 28 сентябрьдән 29 октябрьгә кадәр узачак. Укучылар биремнәрне "Сириус.Юнәлеш" онлайн-платформасында башкарачак. Узган ел мондый форматта апробация режимында мәктәп этабы илнең җиде төбәгендә узды. Ул вакытта анда субъектлардагы 92% мәктәп катнашты, ә бу 820 мең укучы. Моннан тыш, Төмән өлкәсендә этапка барлык мәктәпләр дә кушылды.