ОРВИ һәм грипп белән зарарлану куркынычын киметү өчен, укучыларга укудан соң борын юарга һәм тамакны чайкарга кирәк. Бу хакта ТР оператив штабының махсус туры эфирында 16-нчы номерлы Казан клиник хастаханәсенең оториноларингология бүлеге мөдире Екатерина Лаптева сөйләде.
Моннан тыш, укучыларга интерназаль спрейлардан файдаланырга мөмкин, әмма ул профилактик дозада булырга тиеш.
Шул ук вакытта Коронавируска каршы тору өчен Екатерина Лаптева өлкәннәргә Covid-19дан прививка ясарга киңәш итте.