Урта һөнәри белем бирү заманча мәктәп укучылары арасында популярлаша бара. Бу хакта Россия көллиятләренә кабул итү кампаниясенең беренче этабы нәтиҗәләре сөйли.
Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу кабул итү кампаниясенә ил буенча уртача бер бюджет урынына 2,5 гариза туры килгән. Урта һөнәри белем бирү программаларына иң зур кызыксыну - Краснодар краенда, монда 40 меңнән артык кеше килгән. Алга таба Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Свердловск һәм Ростов өлкәләре бара.
Кайбер белгечлекләр буенча конкурс бер урынга 5 гаризадан да ким булмаган, ә абитуриентлар аттестатының уртача баллы 4,5 тән артып киткән. Моннан тыш, күп кенә балалар, 9 нчы сыйныфны тәмамлауга карамастан, булачак эш турында җитди уйландылар: 6 мең беренче курс студенты конкрет эш бирүчеләр белән максатчан укыту турында килешү төзегән.