Казанның Совет районында "Веснушка" балалар бакчасының яңа корпусы ачылачак

2021 елның 18 сентябре, шимбә

Тиздән Казанның Совет районында, «Весна» торак комплексында 182-нче номерлы «Веснушка» балалар бакчасының икенче бинасы ачылачак.

Яңа корпус 120 урынга исәпләнгән, шул исәптән 40 ясле. Балалар бакчасында алты төркем эшләячәк. 

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча Татарстан бюджеты һәм федераль бюджеттан субсидияләр хисабына төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International