"Игелек турында" Урта һөнәри белем бирү студентларының Бөтенроссия форумына катнашучыларны җыю башланды

2021 елның 17 сентябре, җомга

15-19 октябрьдә Казанда Бөтенроссия «Игелек турында» проекты узачак.

Чара бөтен илдән 700 студентны һәм көллият, техникум педагогларын берләштерәчәк, алар патриотик тәрбия һәм иреклелек өлкәсендә студентлар берләшмәләре белән эшләү һәм проектлау буенча белем бирү программасын узачак. Форум кысаларында һөнәри белем бирү оешмаларының ирекле берләшмәләре проектларының Бөтенроссия конкурсы узачак. Форум РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән узачак.

Форум кысаларында экспертлар һәм белгечләр белән белем бирү очрашулары узачак, студентлар үзләренең тәрбия эше тәҗрибәсен күрсәтәчәкләр, тәҗрибә уртаклашачаклар, стратегик сессияләр узачак һ.б. лар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International