Бу көннәрдә Казанның Киров районында 46-нчы номерлы «Елмай» балалар бакчасын йомгаклау тикшерүе уза. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Салават Күпере» торак комплексында урнашкан.
3975,90 кв. м мәйданлы объект төзелеше 2021 елның гыйнварында башланган иде. Балалар бакчасы бинасы ике катка ия, аның сыйдырышлыгы – 260 урын. Якындагы территориядә спорт һәм уен мәйданчыклары урнашкан.
Үсеп килүче микрорайонда яшәүчеләр өчен, алар арасында балалар белән бик күп яшь гаиләләр, яңа «Елмай» балалар бакчасы ачылу – көтеп алынган вакыйга.