Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2021-2022 уку елына тормыш иминлеге нигезләре, сәнгать (МХК), технология, рус теле һәм физкультура буенча олимпиадаларның йомгаклау этабын үткәрүгә гаризалар бирде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Беренче өч фән ризалаштырылды. Ике фәннән, рус теле һәм физкультура буенча Россия Мәгариф министрлыгы карарын көтәбез, – дип сөйләде спикер.
Һадиуллин узган елның 1 сентябреннән «Мәгариф» милли проектының «һәр баланың уңышы» федераль проекты буенча «Сириус» моделе буенча сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү республика үзәге эшли башлады, дип искә төшерде.